Югары Осланда озак яшәүчеләрне хөрмәтләделәр

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Югары Осланның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алина Матвеева һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наташа Сигаева өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән йөз яшьтән узган гражданнарның өйләрендә булдылар. Озак яшәүчеләргә Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасыннан бүләкләр тапшырылды.

Өлкәннәр игътибарга сөенделәр, кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International