Өлкән яшьтәге гражданнарның гомер озынлыгын арттыруга һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән эшләүдә гражданнарның физик һәм психологик сәламәтлеген саклауга ярдәм итә торган төрле технологияләр кулланыла.
Кичә хезмәт буенча инструктор татар милли баш киеме – калфак тегү буенча мастер-класс үткәрде. Катнашучылар татар баш киемнәренең тарихы һәм күптөрлелеге белән таныштылар. Фирая Ризванованың кызыклы хикәясеннән соң эш башланды. Бу процессны читтән карап тору бик кызык иде: кул эше белән шөгыльләнүчеләр тырышып эшлиләр иде. Нәтиҗәдә, дәрестә катнашучылар гардеробларын яңа баш киеме белән баеттылар.