«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясен оештырдылар.
Спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәре кызыклы экскурсия үткәрде, тренерлар, секцияләр эше, яшь спортчыларның казанышлары белән таныштырды. Балалар спорт тренерларының нинди авыр эш башкаруларын белделәр, бу һөнәрнең мөһимлеген һәм кирәклеген бәяләделәр.
Һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе балигъ булмаганнарның һөнәри үзбилгеләнүләрен озатып баруның бер төре булып тора.