ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Татьяна Мыльникованың Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге директоры постындагы  күп еллык уңышлы эшчәнлеге  "Туган илнең алтын кадрлар фонды" китабының 3 нче кисәгендә чагылыш тапкан. Әлеге русиякүләм энциклопедия  илебезнең төрле тармагында тир түгеп, хезмәт куйган алдынгы, күренекле җитәкчеләрнең эшчәнлеген ачып бирә, тәҗрибә алмашу уңаеннан Русия өчен  бердәм мәгълүмат кыры ролен үти.
 
Казанның "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Казанның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белән хезмәттәшлек хакында фикер алышканнар.
Бүген Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәпнең Светлана Тренина җитәкчелегендәге иҗат төркеме чыгышы булып узды.
Кичә Казанда Татарстан Республикасы социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларының  II республика форумы булып узды. Әлеге чара ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте булышлыгы белән оештырылган. Бирегә бу көнне барлык муниципаль районнардан 500ләп вәкил килгән.
Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең гамәли семинары уздырылган. Темасы: "Сенсор бүлмәсендә эшләү технологияләре".
Менделеевскта урнашкан "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр инвалид балаларның өйләренә барып кайтканнар.

2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан 5 һәм 11 нче мәктәпләрдә белем алучылар өчен "ТНГ-Универсал" ҖЧҖнә экскурсия оештырылган.  Әлеге чарада 36 өлкән сыйныф укучысы катнашкан.
Казанның Авиатөзелеш районы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге  белгечләре "Триумф" спорт комплексында мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт бәйрәме уздырганнар.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Боинг 737-500" авиаһаләкәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм гаиләләренә Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә дип хәбәр иткән идек инде.
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Ягымлы, мәрхәмәтле, зирәк әниләр" дип исемләнгән социаль-мәдәни чара үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International