ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 3 нче декабрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17585 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 123 кешегә кимрәк.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  27 нче ноябрьдән алып 3 нче декабрьгә  чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 115 кеше  эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән.
Иртәгә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең  чираттагы гамәли семинары уздырыла. Бу юлы республиканың социаль тәэмин итү учреждениеләреннән килгән белгечләр - психолог һәм педагоглар балаларга карата миһербансыз мөнәсәбәт һәм көч куллану проблемасын кисәтү хакында фикер алышачаклар.
Бүген Менделеевскта урнашкан "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре район җирлегендә яшәүче  инвалидларның  туганнары янына барганнар.  Әлеге очрашуның максаты мөмкинлекләре чикле балаларын, туганнарын караучы кешеләргә психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган.
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид бала - Данис Хәбибуллинның өенә килеп, һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар.
Татарстан Республикасының  озак вакытка  исәпләнгән "Уңайлы мохит" максатчан программасы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Ольга Гаврилова "Сурдоакоммуникация" программасы буенча "ТИСБИ" университетында белем алып кайткан.
Бүген Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Чарада районның түбәндәге предприятиеләре катнашкан:  “Волма-Абсалямово”, “ОЗНА-ОМЗ” ҖЧҖ,  “Электросоединитель” ААҖ, Гимаев шәхси предприятиесе,  “ОЗНА-ИС” ЯАҖ,  “Октябрьский хлеб”  ҖЧҖ.
Инвалидлар декадасы кысаларында Тәтеш халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән очрашу узган. Әлеге чарада Тәтеш социаль яклау бүлеге белгече, район үзәк сырхауханәсенең педиатры, пенсия фонды башлыгы урынбасары, үзәк аптека җитәкчесе, район мәгариф бүлеге белгече дә катнашкан.

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Кадерле дуслар!

Менә инде егерме елдан артык без 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез. Әлеге көн мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тулы канлы җәмгыяви тормышын тәэмин итүгә,  хокукларының үтәлешенә, проблемаларына, яшәешенә  игътибар   юнәлдерергә ярдәм итә. 

Иртәгә Химиклар мәдәният сараенда Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар.
Ярминкәдә шәһәрнең 35 предприятиесе катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International