Бөгелмә мәктәпләре укучылары «ТНГ-Универсал» ҖЧҖнә барганнар

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан 5 һәм 11 нче мәктәпләрдә белем алучылар өчен "ТНГ-Универсал" ҖЧҖнә экскурсия оештырылган.  Әлеге чарада 36 өлкән сыйныф укучысы катнашкан. Алар әлеге предприятие эшчәнлеге, аппаратуралар, анда эшләүче хезмәткәрләр, белән танышканнар. Шушында ук чыгарылыш сыйныф укучыларына химик, гальваник, радиоэлементлар монтажчысы, инженер-конструктор, технолог, станокчы, станоклар операторы кебек хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр хакында да сөйләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International