Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында чаралар уза

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Казанның Авиатөзелеш районы халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге  белгечләре "Триумф" спорт комплексында мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт бәйрәме уздырганнар.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән балалар әти-әниләре белән бергә күңелле эстафета, теннис турнирында һәм дартс кебек уеннарда көч сынашканнар.
Чара ахырында бәйрәмдә катнашкан һәркемгә  истәлекле бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International