ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
4 декабрьдә Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 34151  вакансия исәпләнә.  20 нче ноябрьдән алып 26 нчы ноябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 1940 гә якын булган.
20 нче ноябрьдән алып 26 нчы ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз кимүе күзәтелә.  Бер атна эчендә республикада  эшсезләр саны  4 кә кимегән. Татарстан буенча тулаем алганда 17708  кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 1000 кеше эшсез калган.
Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә. 20 нче ноябрьдән алып 26 нчы ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек  үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,86% тәшкил итә.

28 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Аналар көненә багышланган «Букет для мамы» - «Әниемә чәчәк бәйләме» республика акциясе узачак. Бу көнне республикабызда яшәүче 400 дән артык ананы тантаналы чарага дәшәчәкләр.


26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Боинг 737-500" авиаһаләкәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм гаиләләренә Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә дип хәбәр иткән идек инде. 26 ноябрь 16.00 сәгатькә 40 һәлак булган гражданның туганнарына матди  ярдәм күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Иртәгә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең гамәли семинары узачак. Темасы: "Сенсор бүлмәсендә эшләү технологияләре".
Бүген "РФ субъектларында "Балаларга багышланган эшчәнлек милли стратегиясе"н иң яхшы тормышка ашыру тәҗрибәсен файдалану" дип исемләнгән Бөтенрусия интернет-конференциясе булып узган. Әлеге чараны РФ мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәскәү шәһәр психология һәм педагогия университеты оештырган.

25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Социаль индекс оешмалар тарафыннан үз эшчеләренә оклад һәм тариф ставкаларын күтәрү өчен нигез юнәлткеч булып тора. Аны, хезмәт хакын индексацияләү буенча чараларны финанслау өчен матди мөмкинлекләре булган очракта, предприятиеләр куллана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International