"Гаилә" үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы утырышы узган

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең гамәли семинары уздырылган. Темасы: "Сенсор бүлмәсендә эшләү технологияләре". Семинарга Татарстанның социаль тәэмин итү учреждениеләре белгечләре чакырылган.
Чара барышында алар диагностика һәм тернәкләндерүдә психоаналитик һәм башка техникалар белән эшләү хакында фикер алышканнар. Сенсор бүлмәсендә релаксация үтү хакында да сөйләшү булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International