Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уздырганнар

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Ягымлы, мәрхәмәтле, зирәк әниләр" дип исемләнгән социаль-мәдәни чара үткәрелгән. Белгечләр тарафыннан төрле конкурслар уздырылган. Чара ахырында балалар барлык әниләргә  үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иткәннәр.
Оештыручылар билгеләгәнчә, әлеге чара әнигә карата ярату һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International