Лаеш тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы башланып китте

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Бүген Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәпнең Светлана Тренина җитәкчелегендәге иҗат төркеме чыгышы булып узды. Алар биредә дәвалану узучы балалар өчен "Изге йөрәкләр" дип исемләнгән концерт әзерләгәннәр. Әлеге чараның максаты балаларда шәфкатьлелек хисләрен уяту, аралашу сыйфатларын үстерү, кәефләрен күтәрүдән гыйбарәт булган.
Үзәк белгечләре белдергәнчә, алар инвалидлар декадасы кысаларында спорт бәйрәме, конкурс-уеннар да үткәрергә җыеналар әле. Шулай ук үзәктә дәваланучы балаларның мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен район фестивалендә дә катнашуы көтелә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International