Авиаһаләкәт нәтиҗәсендә һәлак булган 46 гражданның гаиләсенә ярдәм күрсәтелгән

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Боинг 737-500" авиаһаләкәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм гаиләләренә Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә дип хәбәр иткән идек инде.
28 ноябрь 16.00 сәгатькә 46 һәлак булган гражданның туганнарына матди  ярдәм күрсәтелгән.
Хәзерге вакытта калган гаиләләрдән, шулай  ук чит ил гражданнарының гаиләләреннән дә  кирәкле документлар җыю эше дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International