ТР Министрлар Кабинеты "Волонтер" үзәге иҗтимагый проектларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Кичә Казанда Татарстан Республикасы социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмаларының  II республика форумы булып узды. Әлеге чара ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте булышлыгы белән оештырылган. Бирегә бу көнне барлык муниципаль районнардан 500ләп вәкил килгән.
"Волонтер" үзәге  исә "Яшь лидер мәктәбе", "Хәтер эстафетасы" дигән проектларын тәкъдим иткән. Алар барысы да әлеге үзәк тарафыннан Алабугада 2014 нче ел дәвамында тормышка ашырылачак дип көтелә. Ике проект та ТР Министрлар Кабинеты грантына лаек дип табылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International