"Гаврош" приютында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре белән хезмәттәшлек хакында фикер алышканнар

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Казанның "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Казанның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белән хезмәттәшлек хакында фикер алышканнар.  Түгәрәк өстәл  кысаларында балаларны социаль тәэмин итү учреждениеләре һәм приютлар арасында хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча Татарстан тәҗрибәсе каралган.  Бу очрашу кысаларында Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге психологы "Өйгә юл" дип исемләнгән проектны да тәкъдим иткән. Бу проектның асылы махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнарны гаиләләренә кайтарырга ярдәм итүдән гыйбарәт. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International