Түбән Каманың "Веста" үзәге директоры "Туган илнең алтын кадрлар фонды"на кертелгән

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Татьяна Мыльникованың Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге директоры постындагы  күп еллык уңышлы эшчәнлеге  "Туган илнең алтын кадрлар фонды" китабының 3 нче кисәгендә чагылыш тапкан. Әлеге русиякүләм энциклопедия  илебезнең төрле тармагында тир түгеп, хезмәт куйган алдынгы, күренекле җитәкчеләрнең эшчәнлеген ачып бирә, тәҗрибә алмашу уңаеннан Русия өчен  бердәм мәгълүмат кыры ролен үти.
 Татьяна Валерьевна үзен  сәләтле, хезмәткәрләре өчен уңай шартлар тудыра белүче, аларны туплый ала торган һәм балаларны тернәкләндерү эшендә дә чын күңелдән көч түгүче җитәкче итеп таныткан. Моны ул җитәкләгән коллективның күп кенә ярышларда әледән-әле җиңеп, алдынгы урыннар яулап килүе дә раслап тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International