Менделеевскта урнашкан "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр инвалид балалар янында булып кайтканнар

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Менделеевскта урнашкан "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр инвалид балаларның өйләренә барып кайтканнар. Очрашу барышында балалар үзләренең мөмкинлекләре чикле яшьтәшләренә  чигеп, тегеп ясаган йомшак уенчыклар, малайлар куллары белән ясалган аш-су такталары бүләк иткәннәр. 
Тәрбиячеләр билгеләгәнчә, мөмкинлекләре чикле балалар белән аралашу сәламәт балаларда аларга карата мәрхәмәт хисләре уятырга ярдәм итә. Ә инвалидлар өчен бу тагын бер аралашу мөмкинлеге тудыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International