ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Әлкинең “Кайгырту-Забота” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен  Русиянең хәрби дан көннәренә багышланган чара уздырганнар.
5 нче февральдән 7 сенә чаклы Алабуга районында Татарстанның “Волонтер” доброволец үзәкләре кураторлары һәм җитәкчеләре өчен “Яңа Академия” дип исемләнгән семинар-тренинг узачак.
Бүген Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә Рамазанова   үзенең 90 яшьлеген билгеләп үткән. 

4
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерү буенча төнге тренировка  узган. 

Казанның Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Сайлау синнән!” дип исемләнгән проект кысаларында гаилә киноклубы эшли башлады.  Әлеге проект яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатларыннан гамәлгә ашырыла.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кино яратучылар клубы эшләп килә.  Ике атнага бер тапкыр актлар залында клуб әгъзалары очрашып тора. 

3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 21 нче гыйнвардан 29 на чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Шушы көннәрдә Балтач районында социаль үсеш департаменты башлыгы Кирилл Лебедев җитәкчелегендә  Киров өлкәсе делегациясе булып киткән. Әлеге визитның максаты социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтүне өйрәнүдән гыйбарәт булган. 
Буа районы башкарма комитеты бинасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узган. Әлеге консилиумның төп максатлары куркыныч төркеменә кергән гаиләләрне социаль җайлаштыру,  балигъ булмаган балаларның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын, балаларга карата көч куллану һәм рәхимсез карашны  кисәтүдән гыйбарәт. 
Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү  үзәге белгечләре тарафыннан "Ярдәм күрсәтә торган һөнәр белгечләренең хисси яну синдромын кисәтү" дигән ведомствоара семинар уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International