ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Кукмара районы  "Тылсым"  халыкка социаль яклау күрсәтү үзәгенең өйләргә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече, социаль хезмәткәр белән берлектә, Манзарас авылында яшәүче Җамалиева Гаденияне 80 яшьлек юбилее белән котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырып кайткан.
Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Яшьләр мохитендә социаль-негатив күренешләрне кисәтү" темасына наркоманияне кисәтүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырылган.  Әлеге чара "Сәламәтлеккә мода" проекты кысаларында оештырылган. 
Хәзерге вакытта Татарстанның халыкка 120 миллион сумга якын бурычы бар. Бу күрсәткеч буенча республика Россия күләмендә дүртенче урынны тота. Әлеге яңалык Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегия утыршында билгеле булды. Чарада Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Бәйлелек нидән башлана" дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә булып узган. 

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге карамагындагы  авыр тормыш хәлендә калган балалар "Чагылыш" дигән үз-үзеңне танып булү программасы буенча тренингта катнашканнар. Ул уен формасында узган һәм үзеңне ачу, мөнәсәбәтләр төзү, сайлау, якты киләчәк, иҗат кебек өлкәләр хакында файдалы мәгълүмат алуга юнәлдерелгән. 

Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Социаль хезмәткәр мәктәбе" кабаттан эшли башлаган. Социаль тәэмин итү сыйфатын яхшырту максатыннан бу уку елында әлеге мәктәптә укыту өчен пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге белгечләре дә җәлеп ителәчәк. 
Лениногорск "Исток-Башлангыч"  халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре "Гаилә очрашулары" клубы кысаларында "Баланың социаль тәҗрибәсе туплануда гаиләнең роле" дигән темага очрашу уздырганнар. 
Кичә Химиклар исемендәге мәдәният сараенда гомумшәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган.  Ярминкә эшендә 61 эш бирүче предприятие, Казан шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре, "Работа для Вас", "Работа сегодня", "1000 вакансий" кебек газеталар,  «CLC COMPANI», "Уңыш стратегиясе" ҖЧҖ  рекрутинг агентлыклары, RABOTA.RU интернет-сайты вәкилләре катнашкан. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International