Республика предприятиләрендә 2 кеше зыян күргән

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 21 нче гыйнвардан 29 на чаклы 1 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлем очрагы 29 гыйнварда Яр Чаллы "КамАЗ" ААҖ  коеп ясау заводында булган. Машинаның каймалау өлешенә менгән чакта хезмәткәр таеп егылган һәм тимер өрлеккә башы белән бәрелгән.
Авыр җәрәхәтләргә китергән бәхетсезлек очрагы исә 28 нче гыйнварда Питрәч районында урнашкан "Экопром" ҖЧҖ филиалында булган.  Пресс-контейнердагы чүпне төягән чакта машина йөртүче капкач астына кергән һәм шунда кысылып калган.
Төркемле бәхетсезлек очраклары бу күрсәтелгән вакыт аралыгында теркәлмәгән.
Барлык очраклар буенча хәзерге вакытта тикшерү бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International