Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерү буенча тренировка узган

2014 елның 4 феврале, сишәмбе
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында янгын сүндерү буенча төнге тренировка  узган. Алдан бирелгән бирем буенча кич белән 22.30да учреждениенең янгын сигнализациясенә һәм шәһәрнең янгын сагы пультына икенче каттагы бер бүлмә яну турында сигнал килгән.  Гадәттән тыш эшләр министрлыгы хезмәткәрләре интернатта яшәүчеләргә укулар турында  репродуктордан хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта сүндерү эшләренә керешкәннәр, яшәүчеләрне бинадан эвакуацияләгәннәр.  Шартлы янгын урынына килгән янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндерү эшләрен башкарганнар. Шулай ук алар запас чыгу урыннарын, янгын гидрантларын, су җыелу урыннарын да тикшереп чыкканнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International