Буада ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узган

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Буа районы башкарма комитеты бинасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узган. Әлеге консилиумның төп максатлары куркыныч төркеменә кергән гаиләләрне социаль җайлаштыру,  балигъ булмаган балаларның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын, балаларга карата көч куллану һәм рәхимсез карашны  кисәтүдән гыйбарәт.  Консилиум әгъзалары, гаилә иминсезлеге хакындагы мәгълүматларны анализлап, социаль куркыныч хәлдә булган 4 гаиләне ведомствоара учетка куярга дип карар кабул иткәннәр. Һәр гаилә өчен махсус социаль тернәкләндерү программасын да билгеләгәннәр.  Уңай хәл күзәтелү сәбәпле исә 3 гаиләне учеттан төшергәннәр.  Гаиләләрдә булган проблемаларны чишү хакында да уртакка салып сөйләшкәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International