11 февральдә 12 сәгатьтән 15 сәгатькә чаклы Идел буе эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы урыннар кече ярминкәсе уздырыла. Биредә «МУП «Метроэлектротранс» троллейбус депосы, «Радиоприбор» ААҖ, ОАО «Казан электротехника заводы» ААҖ, «КМИЗ» ААҖ, «Казавтотранс» ҖЧҖләре вәкилләре катнашачак.