Балтач районында тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котлаганнар

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бүген Балтач районы Түбән Сосна авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә Рамазанова   үзенең 90 яшьлеген билгеләп үткән.  РФ Президенты исеменнән юбилярны тәбрик итәргә  Балтач социаль яклау бүлеге башлыгы А.Гатиятуллина, өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге мөдире А.Хәйруллина,  Сосна авылы җирлеге рәисе Р.Садыйков, “Сосна” ҖЧҖ директоры Ф.Ситдыйков, мәгариф идарәсе вәкиле Р.Гаязова, Сосна гомуми белем мәктәбе директоры Г.Котдусов, шулай ук район газетасы хәбәрчеләре килгән булган. Кадерле әби, әниләрен котларга дип балалар, туганнар да килгән.

Ә.Рамазановага истәлекле бүләкләр, котлау хаты биргәннәр, озын, бәхетле тормыш теләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International