Алабугада “Волонтер” доброволец үзәкләре кураторлары һәм җитәкчеләре өчен семинар-тренинг узачак

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

5 нче февральдән 7 сенә чаклы Алабуга районында Татарстанның “Волонтер” доброволец үзәкләре кураторлары һәм җитәкчеләре өчен “Яңа Академия” дип исемләнгән семинар-тренинг узачак. Әлеге чара ТР Министрлар Кабинеты, ТР “Волонтер” доброволецлар хәрәкәтен үстерү үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы, “Лукойл” хәйрия фонды, “РИТЭК” ААҖ, «BearrTrust» фонды булышлыгы белән үткәрелә. Академиянең максаты – волонтерларны балалар һәм яшьләр белән кисәтү эшләре алып барырга, хәмер, тәмәке, наркотик матдәләр куллануны кисәтү буенча доброволецлар белән эшләргә өйрәтүдән гыйбарәт.  Семинарның беренче 2 көне шәхси үсеш тренингларына багышлана. Аларны мактаулы волонтер, психолог-консультант, тренер, Санкт-Петербургның “Иматон” гамәли психология институты укытучысы Ю.Байков уздырачак.

Академия тәмаланган соң курсны тыңлаучылар үзләренең шәһәр һәм районнарында кисәтү проектлары, акция һәм чаралар үткәрүгә керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International