Әлкинең “Кайгырту” үзәге карамагындагы балаларга патриотик рухтагы фильм күрсәткәннәр

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Әлкинең “Кайгырту-Забота” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен  Русиянең хәрби дан көннәренә багышланган чара уздырганнар. Аерым алганда, бу көнне Ленинград шәһәрен фашистлар гаскәреннән азат  итү һәм Сталинград явы хакында кино күрсәтү оештырылган.  “Колос” кинотеатрына Базарлы Матакта урнашкан 1 нче номерлы мәктәпнең 8 нче сыйныф  укучыларын чакырганнар.

Башта балаларга әлеге шәһәрләр тарихы турында сөйләгәннәр, ә аннан соң укучылар “Утыр яннарыма, Мишка!” дигән фильм караганнар. Ю.Германның “Менә ничек булды ул” дип исемләнгән повесте эзеннән төшерелгән  әлеге фильм  7 яшьлек Михаил Афанасьев турында. Ул, үзенең дуслары белән госпитальләрдә концертлар куеп, солдатларның хәрби рухын күтәргән,  шулай итеп блокаданы кичкән.

Үзәк белгечләре балаларга шундый кирәкле фильмны бушлай  күрсәткәннәре өчен кинотеатр коллективына зур рәхмәт белдерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International