Казанда наркотикларга каршы яңа проект эшли башлады

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

Казанда наркотикларга каршы яңа проект эшли башлады

Казанның Яңа Савин районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “Сайлау синнән!” дип исемләнгән проект кысаларында гаилә киноклубы эшли башлады.  Әлеге проект яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатларыннан гамәлгә ашырыла.

Аның кысаларында 9-14 яшьлек яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары белән төркемле дәресләр оештыру күздә тотыла. Дәресләр сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотуны булдыру, әхлакый кыйммәтләрне төзәтүгә юнәлдерелә.  Дискуссияләр барышында психолог тормыш хәлләрен анализларга, үзеңнең уңай эшләрең белән уртаклаша белергә, авыр хәлләрдә дә чыгу юлын табарга кирәклеген өйрәтәчәк.

Шушы көннәрдә бер дәрес уздырылган инде. Бу көнне катнашучылар танышканнар, беренчел психологик диагностика узганнар.

Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге проект 2013 нче елда наркоманияне кисәтү һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән проектлар арасында аеруча билгеләнеп узган  булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International