Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәгендә психологлар өчен чара узган

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү  үзәге белгечләре тарафыннан "Ярдәм күрсәтә торган һөнәр белгечләренең хисси яну синдромын кисәтү" дигән ведомствоара семинар уздырылган. Бу көнне  психологлар  кисәтү системасында эшләүче башка ведомство вәкилләре белән әлеге  өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашканнар.  Хисси киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән уен-активаторлар, арт-терапия, "Муенса" ял тренингы кебек нәтиҗәле алым-ысуллар тәкъдим ителгән.
Семинар ахырында исә рефлексия үткәрелгән. Биредә психологлар үзләштергән мәгълүмат хакында фикер алышканнар һәм үзләренең эшләрендә кулланырга мөмкин булган кызыклы алымнарны билгеләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International