Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кино яратучылар клубы эшләп килә. Ике атнага бер тапкыр актлар залында клуб әгъзалары очрашып тора. Шушы көннәрдә өлкәннәр Виктор Трегубовичның “Мәхәббәт турында өч тапкыр” дип исемләнгән картинасын караганнар. Василий Лобанов исемле гади авыл малаеның тормышы хакында сөйләүче әлеге мелодрама бер генә өлкән тамашачыны да битараф калдырмаган. Алар учреждение белгечләренә вакытны кызыклы уздыдырга мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт белдергәннәр.