ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мәктәп укучылары өчен  "Бөгелмә электр насослары заводы"  ААҖнә экскурсия оештырылган. 7 нче гимназиянең 10 нчы сыйныфында белем алучы 20 укучы заводның кою, төзекләндерү, җыю һәм башка цехларына барганнар. 
Шушы көннәрдә Балтач гимназиясенең "Волонтер" доброволецлар отряды акция үткәргән. "Без - татарлар" дип исемләнгән әлеге чара Халыкара туган тел көненә багышланган.
26 һәм 27 нче февральдә "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге "Тандем" сәүдә үзәгендә урнашкан «Fan Citi» үзәгендә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган һәм инвалид балалар өчен бәйрәм уздырырырга әзерләнә.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында 2013 нче елның 2 нче кварталы өчен социаль индекс 106,0 % яки кварталның һәр ае өчен 102,0%ны тәшкил итә.
28 февральдә министрлык белгечләре "Куркынычсызлык һәм элемтә" форумы кысаларында "Хезмәтне саклау идарәсе системасында яңа алымнар, аларны чишү проблемалары һәм  юллары" дигән темага түгәрәк өстәл  уздырырга җыеналар.  Әлеге чараның максаты җитештерүдәге җәрәхәтләнү очракларын кисәтү һәм эш урыннарында хезмәт шартларын яхшыртудан гыйбарәт.
  Чарада Иҗтимагый палата, республиканың төрле министрлыклары,  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Азнакай эш белән тәэмин итү үзәге Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы җирлегендәге Мәгариф идарәсе белән берлектә "Мәгариф. Карьера-2014" дип исемләнгән  уку урыннары ярминкәсе уздырган. 
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе арта бара. Узган хисап атнасында  0,9%ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да арткан һәм хәзер ул 0,91%ны тәшкил итә.
Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 271 кешегә артып, хәзер 18629 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 1136 кеше эшсез дип танылган, шуларның 758 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 534 – үз теләге белән эштән киткән.
18 февральгә республика башкаласында эшсезлек торышы буенча хәл болайрак күзаллана. Атна дәвамында Казанда теркәлгән эшсезләр саны 23кә артып, бүгенге көндә 3860 кешене тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International