Министрлык белгечләре "Куркынычсызлык һәм элемтә" форумы кысаларында чара уздырырга җыеналар

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
28 февральдә министрлык белгечләре "Куркынычсызлык һәм элемтә" форумы кысаларында "Хезмәтне саклау идарәсе системасында яңа алымнар, аларны чишү проблемалары һәм  юллары" дигән темага түгәрәк өстәл  уздырырга җыеналар.  Әлеге чараның максаты җитештерүдәге җәрәхәтләнү очракларын кисәтү һәм эш урыннарында хезмәт шартларын яхшыртудан гыйбарәт.
Түгәрәк өстәл кысаларында хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасы сораулары, мәҗбүри социаль, пенсия иминиятләштерүе тарифларын формалаштыру принциплары, хезмәткәрләрнең срок җиткәнче пенсиягә чыгу һәм хезмәт шартлары өчен компенсация алу хокуклары кебек сораулар буенча  фикер алышу булачак.  Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе,  Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү Фонды төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе вәкилләре чыгыш ясаячак.
"Техноавиа-Казань" ҖЧҖ белгечләре исә  яңа төр саклану чаралары буенча мастер-класс үткәрер дип көтелә. 
Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен республика предприятие һәм оешмаларының җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8 нче йорт, "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмә залы, "Кама" конференцияләр залы, 1 нче павильон.
Башлана 14.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International