Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узган

2014 елның 21 феврале, җомга
Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мәктәп укучылары өчен  "Бөгелмә электр насослары заводы"  ААҖнә экскурсия оештырылган. 7 нче гимназиянең 10 нчы сыйныфында белем алучы 20 укучы заводның кою, төзекләндерү, җыю һәм башка цехларына барганнар.  Кадрлар белән эшләү бүлеге башлыгы Марат Юнысов предприятиенең тарихы, структурасы, җитештерелә торган продукция, хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ хакында тәфсилләп сөйләгән.  Балалар заманча җиһазларда детальләр ясау процессы белән танышканнар.
Әлеге чара "2014-2020 нче елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру"  дигән подпрограмманы тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International