Бүген Азнакай эш белән тәэмин итү үзәге Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы җирлегендәге Мәгариф идарәсе белән берлектә "Мәгариф. Карьера-2014" дип исемләнгән уку урыннары ярминкәсе уздырган. Әлеге чара Азнакай районының 9 һәм 11 нче сыйныфларында белем алучылар өчен оештырылган. Ярминкәдә Бөгелмә педагогик көллияте, Бөгелмә машина төзү техникумы, Әлмәт дәүләт нефть институты, Бөгелмә медицина училищесы, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан сәүдә-икътисад техникумы һ.б. бик күп уку йортлары вәкилләре катнашкан. Алар балаларга уку юнәлешләре, төрләре, белгечлекләр, кирәкле һөнәрләр хакында тулы, тәфсилле мәгълүмат җиткергәннәр. Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре исә укучыларга һөнәри юнәлешне сайларга ярдәм итүче тест уздырганнар.