Татарстанда эшсезләр саны арту күзәтелә

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 271 кешегә артып, хәзер 18629 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 1136 кеше эшсез дип танылган, шуларның 758 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 534 – үз теләге белән эштән киткән.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 19 меңгә якын  эшсез катлам гына туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International