Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,91%ны тәшкил итә

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе арта бара. Узган хисап атнасында  0,9%ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да арткан һәм хәзер ул 0,91%ны тәшкил итә.

         Бүгенге көндә Татарстанда 18629 эшсез граждан исәпләнә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә  эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны  бүгенге көндә 37267гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2421 эш урыны ачык дип белдергәннәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International