"Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган һәм инвалид балалар өчен бәйрәм уздырырырга әзерләнә

2014 елның 21 феврале, җомга
26 һәм 27 нче февральдә "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге "Тандем" сәүдә үзәгендә урнашкан «Fan Citi» үзәгендә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган һәм инвалид балалар өчен бәйрәм уздырырырга әзерләнә. Чараларга килүче балаларны бу көнне клоуннар белән күңелле уеннар,  сабын куыгы тамашасы, тәмле аш һәм бүләкләр көтә.
Әлеге бәйрәмне оештыру  "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге,  «Fan Citi» үзәге, "РТС-медиа" реклама агентлыгы, "Июль" хәйрия фонды  белгечләренең уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Чараның башлану вакыты 11.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International