Татарстан Республикасында 2013 нче елның дүртенче кварталы өчен социаль индекс зурлыгы билгеләнгән

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында 2013 нче елның 4 нче кварталы өчен социаль индекс 137,2 % яки кварталның һәр ае өчен 111,1%ны тәшкил итә.

 Индексның мондый зурлыгы   Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 18 нче февраленнән чыккан2 нче карары нигезендә расланган. Бу карар исә республика икътисадында мәшгуль булган халыкның мәнфәгатьләрен кайгырту максатларында социаль индексның зурлыгын билгеләү буенча Республика тармакара комиссиясенең тәкъдименнән гыйбарәт.

Әлеге комиссиянең карары буенча,  2013 нче елның  4 нче кварталы өчен социаль индекс зурлыгын билгеләгәндә  башлангыч нокта итеп республиканың предприятие-оешмаларында уртача хезмәт хакы үсү индексы алынган. Ул исә октябрь-декабрь  айлары өчен 1,372не тәшкил иткән. Димәк, 2013 нче елның 4 нче кварталы өчен социаль индекс зурлыгы 137,2 яки 111,1 % ны тәшкил итә. Бу – кварталның һәр ае өчен уртача күрсәткеч.

Социаль индекс оешмалар тарафыннан үз эшчеләренә оклад һәм тариф ставкаларын күтәрү өчен нигез юнәлткеч булып тора. Аны, хезмәт хакын индексацияләү буенча чараларны финанслау өчен матди мөмкинлекләре булган очракта, предприятиеләр куллана ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International