ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Балтач районында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуга багышланган чаралар уздырганнар. Чаралар сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә инвалид калганнарның, ветераннарның һәм  үлгән сугышчылар гаиләләренең проблемаларын чишүгә багышланган.
Бүген Яр Чаллы эш белән тәэмин итү үзәге каршындагы  "Эшсезләр мәктәбе"ндә чираттагы дәрес үткәрелде.  Бу көнне белгеч эш эзләүче гражданнарга хезмәт базарындагы хәл, эшсезлек буенча түләнә торган пособие,  квалификация күтәрү мөмкинлекләре турында лекция укыган. 

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
20 нче февраль көнне "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Татарстан Республикасы җирлегендә аналарның балаларыннан баш тарту очракларын кисәтү  буенча түгәрәк өстәл булып узачак.  

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 10 нчы февральдән 14 нә чаклы 2 үлем белән тәмамланган, 2 төркемле һәм 4 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


Агымдагы елның февралендә Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы белгечләре   эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен шәһәр мәктәпләренә чыкканнар.  Бу уңайдан аеруча игътибар  социаль яктан якланмаган категорияләргә, шул исәптән ятим балаларга һәм инвалидларга күрсәтелә.
Тукай районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр.

17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сенсор бүлмәсенә  ком терапиясен үткәрү өчен ком өстәле алганнар.
Шушы көннәрдә "Аталар союзы" республика иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы бүлегендә конференция булып узган.  Чара "Замана ир-атларының ориентирлары" дип аталган ток-шоу формасында үткәрелгән.  Әлеге конференцияне "Аталар союзы" рәисе Юрий Соленов, Яр Чаллы "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Любовь Ленц, 10 нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәридә Тәхәүтдинова һәм социаль педагог Александр Мочалов оештырганнар.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  "Гросс тренажеры" дигән дәвалау методы актив кулланыла. Бу - хәрәкәт-терәк аппараты функцияләренә зыян килгән балаларның хәрәкәт эшчәнлеген яхшырту  өчен нәтиҗәле чара.
Ел башыннан Бөгелмәнең күчмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан Бөгелмә районының 5 мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International