Казанда аналарның балаларыннан баш тартуын кисәтү турында сөйләштеләр

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Татарстан Республикасы җирлегендә аналарның балаларыннан баш тарту очракларын кисәтү  буенча түгәрәк өстәл булып узды.  Чарада Иҗтимагый палата, республиканың төрле министрлыклары,  социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл кысаларында  белгечләр сәламәтлек саклау, опека, попечительлек,  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең әлеге мәсьәлә буенча хезмәттәшлеге кебек сорауларны карап үттеләр. Шулай ук яңа туган баласын бала тудыру йортыннан алып чыгарга теләмәүче аналарның санын  киметү эшендә коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында да сөйләшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International