Республиканың эре шәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февральгә республика башкаласында эшсезлек торышы буенча хәл болайрак күзаллана. Атна дәвамында Казанда теркәлгән эшсезләр саны 23кә артып, бүгенге көндә 3860 кешене тәшкил итә.

Моношәһәрләргә кагылышлы: Яр Чаллыда эшсезләр саны 22 кешегә  арткан. Тулаем алганда автошәһәрдә 2314 эшсез граждан исәпләнә.  Түбән Кама, Чистай һәм  Кама Аланында шундый ук хәл. Биредә эшләмәүчеләр саны 93, 25 һәм 10 кешегә арткан. Хәзер бу шәһәрләрдә 1382, 716 һәм 443 эшсез кеше бар (тәртип буенча).

Эшсез сыйфатында мәшгульлек органнарында теркәлгән кешеләр саны буенча Яр Чаллы  Казаннан соң икенче урынны алып тора. Аннан соң Түбән Кама (1382)  һәм Яшел Үзән (871) килә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International