Балтачның "Наз" үзәге волонтерлары Халыкара туган тел көненә багышланган чара уздырганнар

2014 елның 21 феврале, җомга
Шушы көннәрдә Балтач гимназиясенең "Волонтер" доброволецлар отряды акция үткәргән. "Без - татарлар" дип исемләнгән әлеге чара Халыкара туган тел көненә багышланган. Волонтерлар халык арасында туган телгә мөнәсәбәтне белү өчен сораштыру уздырганнар, һәр кешегә ике телдә язылган искәрмә кәгазьләр таратканнар. Акция барышында оешма исемнәре язылган элмә такталар һәм аларда татарча тәрҗемәнең дөрес булу-булмавы тикшерелгән. 
Волонтерлар һәрбер үзен хөрмәт иткән кеше  туган телен белергә, ул телдә сөйләшергә һәм киләчәк буынга да туган телгә карата мәхәббәт уятырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International