ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кукмарада “Шәфкать” – “Милосердие”  мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләдерү үзәгендә чираттагы медицина киңәшмәсе булып узган.  Ул медицина һәм социаль тернәкләндерү бүлегенең узган айдагы эшчәнлеге һәм киләсе айга куелган бурычларга багышланган.


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Кичә Алабуга мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары шәһәр ярминкәсе үткән.  Ярминкәдә  ОАО "ПО ЕЛАЗ", ГАУЗ "ЕЦРБ", "ИНТЕРСКОЛ-Алабуга", "Джошкуноз Алабуга" һ.б. предприятие һәм оешмалар катнашкан.
Кичә Лениногорск политехник көллиятенең  Азнакай  филиалында “Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры”  һөнәре буенча белем алучы укучылар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган.  Әлеге чарада Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыклары рәисләре, районның транспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашкан. 
Шушы көннәрдә министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Менделеевск   халыкны  эш белән тәэмин итү үзәге һәм аның Әгерҗедәге филиалы эшчәнлеге тикшерелгән. Тикшерү чараларының бер өлеше учреждениегә барып үткәрелгән. 

25
февраль, 2014 ел
сишәмбе
25 нче февральдән алып 5 нче мартка чаклы Министрлык аппараты хезмәткәрләре Әтнә районы эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
Иртәгә "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә "МСТК эшчәнлеген оештыру" дигән эшлекле уеннар циклы башлана. Әлеге цикл муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы эшчәнлегенә багышлана.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  психолог һәм социаль педагог ата-аналар өчен үзенчәлекле дәрес үткәргән. Темасы: " Баланы аек акыл белән тәрбияләү".

24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында министр Айрат Шәфигуллин җитәкчелегендә социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 17 нче февральдән 21 нә чаклы  үлем белән тәмамланган 1 бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
5 нче мартта Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хатын-кызлар өчен  вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачаклар. Әлеге чарада  мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар катнаша.  Ярминкәгә шәһәрнең 10 предприятие һәм оешмасыннан вәкилләр чакырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International