ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
7 нче майда Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәләр.  Әлеге чарада "Водоканал" МУП, "Трест "Горводзеленхоз" МУП, "Метроэлектротранс" МУП, "Электроприбор" Казан заводы кебек предприятие вәкилләре катнаша. 
Яр Чаллыда урнашкан “Кояшкай”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  урта медицина персоналын санитар-эпидимиологик режим,  пациентлар һәм хезмәткәрләр арасында сырхауханә инфекцияләрен кисәтү сораулары буенча укыту оештырылган. 
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение-Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  үзәк хезмәткәрләренең тормышын, сәламәтлеген саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне катгыйлаштыруга юнәлтелгән чара үткән.

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Норлат “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү компекслы үзәге педагогы Гөлкәй Шакирова һәм психолог Камилә Мәхмүтова тарафыннан Россия янгын сагы көненә багышланган чара үткәрелгән. Бирегә патронаттагы гаиләләрдәге балалар чакырылган.

Яшел Үзәннең “Родник” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Күгәй авылында “Яшә, чишмә, яшә!” дигән акция үткәргәннәр. 
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шушы көннәрдә  шәһәр дельфинариена барганнар
Шушы көннәрдә Лаеш "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәгендә Чернобыль атом станциясендә булган авариягә 28 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл үткәрелгән. 
6 нчы майда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Әлеге чарада Түбән Кама хәрби комиссариаты һәм "Росгосстрах" ҖЧҖ вәкилләре катнаша.
Шушы көннәрдә Алабуга "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган шигырь кичәсе булып узган.  Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән "Тукай -безнең йөрәкләрдә" дигән стенд ясалган.

28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 21  нче апрельдән  24 нә  чаклы 3 үлем белән тәмамланган  һәм 4 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International