Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шушы көннәрдә шәһәр дельфинариена барганнар. Тамаша ахырында дельфиннар белән фотога төшкәннәр.
Үзәк белгечләре балаларга сөенечле мизгелләр бүләк итүдә булышлык күрсәткән оештыручыларга чиксез рәхмәт белдерәләр. Һәр баланың тормышы хисси яктан уңайлы шартларда узарга тиеш. Мондый чаралар кешенең тормышын баета, аны үзе өчен дә, башкалар өчен дә кызыклы итә.