Бөгелмәнең "Возрождение-Яңарыш" үзәгендә Бөтендөнья Хезмәтне Саклау көненә багышланган чара уздырганнар

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Возрождение-Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  үзәк хезмәткәрләренең тормышын, сәламәтлеген саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне катгыйлаштыруга юнәлтелгән чара үткән. Хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау өлкәсендә булган хокуклары, бурычлары турында видеопрезентацияләр күрсәтелгән. Алар шулай ук викторина һәм спорт чарасында да катнашканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International