Лаеш "Алтын көз" үзәгендә Чернобыль атом станциясендә булган авариягә 28 ел тулуга багышланган чаралар үткән

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Лаеш "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы  үзәгендә Чернобыль атом станциясендә булган авариягә 28 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл үткәрелгән.  Әлеге чарада Лаеш үзәк сырхауханәсе, Пенсия фонды бүлеге, социаль яклау бүлеге һ.б. учреждениедән килгән вәкилләр катнашкан.
Авариядә катнашучыларга РФ пенсия системасындагы үзгәрешләр, яңа законнар, диспанзеризация, медицина күзәтүен узу, социаль яклау чаралары, авариядә катнашучыларны торак белән тәэмин итү кебек сораулар буенча мәгълүмат биргәннәр. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән матди ярдәм тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International