Алабуга "Ышаныч" үзәге Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара оештырган

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Шушы көннәрдә Алабуга "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган шигырь кичәсе булып узган.  Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән "Тукай -безнең йөрәкләрдә" дигән стенд ясалган.  Биредә бөек шагыйрьнең танылган шигырьләре һәм бу шигырьләргә иллюстрацияләр урнаштырылган.
Чара Тукай турында видеоролик караудан башланып киткән. Әлеге кичәнең кульминациясе буларак "Шүрәле" әкияте буенча спектакль куелган.  Ахырда чарада катнашучылар җыйнаулашып "Туган тел"  җырын башкарганнар.
Оештыручылар билгеләвенчә, әлеге иҗат кичәсе  кыска гына гомере эчендә шундый зур шигъри мирас калдырган Тукайның иҗатына игътибар юнәлтергә ярдәм иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International