Яшел Үзәннең “Родник” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Күгәй авылында “Яшә, чишмә, яшә!” дигән акция үткәргәннәр. Бу көнне алар Норлат авылы мәктәбе укучылары белән берлектә “Алан башы” дигән чишмәне чистарту өмәсе оештырганнар. Бәйрәм рухында үткән әлеге чара ахырында барысы бергә чишмә суы белән самавырда чәй кайнатып эчкәннәр.
Әлеге акция балаларда туган якка карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен ныгыту максатларыннан чыгып үткәрелгән.