ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырылган.  Әлеге чарада  "Магнит" гипермаркеты ("Тандер" ЯАҖ) һәм "Сервис үзәге-2" ҖЧҖ вәкилләре катнашкан.
Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  Кама Аланы бүлеге Түбән Кама районы мәктәпара уку комбинаты белән берлектә ел саен үткәрелә торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырганнар.

25
апрель, 2014 ел
җомга
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы  белгечләре 3 нче тикшерү изоляторына ирегеннән мәхрүм ителгән гражданнар белән очрашуга килгәннәр.
Кичә Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү компекслы үзәге тарафыннан "Бергә без барын да булдырырбыз" дигән мөмкинлекләре чикле балалар арасында иҗат фестивале үткәрелгән. Әлеге чарада 8 авыл җирлегеннән  60 бала катнашкан. 

Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре 16 нчы мәктәптә укучылар белән очрашу оештырганнар. Максаты: мәктәп балаларга гамәлдә булган бердәм ышаныч телефоны хакында мәгълүмат җиткерү.

Мәктәпкәчә яшьтәге һәм  мәктәп яшендәге  кечкенә балалар арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен  башкару максатыннан, шулай ук 2014 нче ел өчен һөнәри юнәлеш бирү  планы белән Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Әлмәт мәгариф  бүлеге һәм хатын-кызлар союзы белән берлектә "Мин һөнәр сайлыйм" дигән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырганнар.
Арчаның “Исток надежды” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чаралар үткәрклгән.  Балалар Яңа Кырлай авылында урнашкан Тукай музеена барганнар, авыл тарихы белән танышканнар, экспонатларны караганнар.
Сарман районында  "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясенә бәйле  чаралар үткәрү дәвам итә. "Безнең Җиңү" дигән көн кысаларында Сарманның "Волонтер" доброволецлар үзәге әгъзалары Бөек Ватан сугышы ветераны Х.Вәгыйзов янына барганнар. 
Шушы көннәрдә республика  "Гаилә"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге директоры урынбасары Юлия Пиядина "Россиядә социаль ятимлекне кисәтү: казанышлар һәм үсеш юллары" дигән Бөтенрусия коференциясендә катнашкан.
Биектауда урнашкан "Өмет"  халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге тарафыннан Туган тел көненә багышланган "И туган тел" дигән рәсем бәйгесе  һәм экологик агартуга багышланган "Үземнең экологиямне беләм, өйрәнәм" дигән социаль рекламалар конкурсы оештырылган булган.  Әлеге чараларда район мәктәпләре укучылары актив катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International