Эшсез казанлыларга 400дән артык вакансия тәкъдим итәләр

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
7 нче майда Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәләр.  Әлеге чарада "Водоканал" МУП, "Трест "Горводзеленхоз" МУП, "Метроэлектротранс" МУП, "Электроприбор" Казан заводы кебек предприятие вәкилләре катнаша.  Эшсез гражданнарга  инженер, мастер, хисапчы, троллейбус йөртүче, слесарь-төзекләндерүче, токарь, түбә ябучы, тегүче һ.б. белгечлекләр буенча 403 вакансия тәкъдим ителәчәк.
Чарага килүчеләр эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән хезмәт, мәшгульлек, һөнәри белем, һөнәри юнәлеш турында белешмәләр ала алачаклар.
Ярминкә Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы буенча 9.00 сәгатьтә уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International