Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 21 нче апрельдән 24 нә чаклы 3 үлем белән тәмамланган һәм 4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Хисап атнасы өчен үлемгә китергән беренче очрак 17 нче апрельдә булган. "Гали мәчете" төзелешендә түшәмә плитәләрен сүткән чакта Казанның "СКД" ҖЧҖ балта остасы икенче каттан егылып төшә һәм тимер швеллерга башы белән бәрелә.
21 нче апрельдә икенче үлем очрагы теркәлгән. Яр Чаллы торба заводының электр-газ белән эретеп ябыштыручысы калай җитештерү цехында калай рулонга төреп алып кергән.
Бу хисап атнасы өчен өченче үлем очрагы Казан милли технология университетында теркәлгән. 24 нче апрельдә Себер тракты, 24 нче йорт адресы буенча урнашкан котельныйда операторны үле хәлдә табып алганнар.
Хисап атнасында авыр җәрәхәтләргә китергән 4 бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 18 нче апрельдә бункерны чүп-чардан арындырган чакта "Менделевскагрохимсервис" ҖЧҖ хезмәткәре бункерга егыла.
Икенче авыр бәхетсезлек очрагы 22 нче апрельдә була. Яр Чаллының "КамгэсЗЯБ" ҖЧҖ эшчесе конвейерда эшләгән чакта тигезлеген югалта һәм транспортерның барабанына таяна.
Шул ук көнне Яр Чаллы "КамАЗ" ААҖнең Логистик үзәге хезмәткәре зыян күрә. Эшләнмәләрне комплектлаучы аңын җуеп, металл идәнгә егыла.
Соңгы очрак 23 нче апрельдә теркәлгән. Магистраль газүткәргечне төзекләндерү эшләрендә аланлыкны агачлардан арындырганда Казанның "Стройгазпроект плюс" ҖЧҖ хезмәткәренең өстенә агач ава. Ул Калуга өлкәсендә командировкада була.
Төркемле бәхетсезлек очраклары бу хисап атнасында теркәлмәгән.
Әлеге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү бара.